«Саба РҮХ» ДАССУ поликлиникасында яңа диагностик цифрлы рентген - «Ренекс-РЦ» аппараты урнаштырылды. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.
Быел Татарстан Республикасына илкүләм проект буенча 16 стационар һәм 7 күчмә рентген-аппарат китерелде.
Бүген, 8 ноябрьдә, Рентгенолог көне билгеләп үтелә.