«Сәламәтлек саклау» милли проектының "Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш" Федераль проекты кысаларында Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә компьютер томографиясе үткәрү өчен яңа аппарат урнаштырылачак.
Хәзерге вакытта иске аппарат сүтелә, шуннан соң белгечләр яңа томограф урнаштыра башлаячак.
Медицина җиһазларын яңарту бөгелмәлеләргә медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.