Минзәлә үзәк район хастаханәсенең Юртау ФАПы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча кыска вакыт эчендә төзелгән, ачылыш тантанасына әзер диярлек. Медэшчәнлекне гамәлгә ашыруга санэпид лицензия һәм нәтиҗә бирү көтелә.
Медпункт яңа җиһазлар белән җиһазландырылган. Якын-тирә территория төзекләндерелгән, керү юллары хәрәкәте чикләнгән гражданнар өчен җайлаштырылган.