Казан Дәүләт медицина университетының иң яхшы 14 студенты президент стипендиясенә лаек булды

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Казан ДМУ көндезге уку формасында белем алучы 14 студент Татарстан Президенты стипендиясен алачак. Түләүләр бөтен уку чорына каралган. Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.

Татарстан Республикасы Президенты стипендиясе республика территориясендә урнашкан дәүләт югары белем бирү оешмаларының талантлы студентларына өстәмә ярдәм чарасы булып тора. Фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында өлгереш, җиңү һәм призлы урыннар өчен стипендия билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International