Чистай үзәк район хастаханәсе командасы "Наше время-Безнең заман" фестиваленең суперфиналында өченче гомумкоманда урынын алды

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

7 ноябрьдә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» эшләүче яшьләрнең X ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы дәүләт социаль әһәмиятле проект булып тора. Юбилей чарасында 1,4 меңнән артык үзешчән артист – эшче һөнәрләр вәкилләре катнашты.

Суперфиналда конкурста катнашучылар үз номерларын «Хореография», «Музыка», «Дан минуты» һәм «Визитка-презентация» номинацияләрендә тәкъдим иттеләр.

Фестивальнең гала-концертында иң яхшы номерлар күрсәтелде һәм җиңүчеләрнең исемнәре аталды.

Суперфиналдагы чыгышлар нәтиҗәләре буенча «Чистай РҮХ» ДАССУ яшьләр советы командасы «Дан минуты» («Минута славы») номинациясендә беренче урынны алды.

Барлык чыгышлар нәтиҗәләре буенча Чистай РҮХнең яшьләр советы командасы суперфиналда гомумкоманда зачетында өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International