ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2023 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гавами максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү бара – https://open.tatarstan.ru/polls/. Шулай ук «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында да тавыш бирергә мөмкин. Сораштыру 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Республика халкы проект экспертлары төзегән тәкъдимнәрне генә сайлап калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итә ала. Декабрьдә иң күп тавыш җыйган өстенлекләр гражданнар белән бергә Министрлык каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында каралачак. Нәтиҗәдә 2023 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 5-7 өстенлекле максаты билгеләнәчәк.