Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян салу: Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне алдыннан укучылар өчен профилактик лекция үткәрелде

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Төбәкара уку үзәгендә тәмәке, кальян һәм электрон сигарет тартуның зыяны һәм профилактикасы турында лекция булды. Укучылар алдында «Гомуми эш» гомумроссия иҗтимагый оешмасы координаторы Денис Кропотов һәм республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табиб Роза Алимова чыгыш ясадылар.

Чарада укучылар тәмәке тартуның зыяны һәм профилактикасы, тәмәке тартуның сәбәпләре, шулай ук тәмәке компанияләренең яңа сатып алучыларны җәлеп итү өчен нинди манипуляция кулланулары турында белделәр. Шуннан соң «Гомуми эш» гомумроссия иҗтимагый оешмасы координаторы Денис Кропотов тарафыннан «Никотин.  Манипуляция серләре» никотинлы бәйлелеккә җәлеп итү максатыннан, кешеләрнең манипуляция схемалары турында документаль лента күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International