Вакцинация - covid-19, грипп һәм ОРВИ белән йогышланудан саклануның иң нәтиҗәле ысулыларның берсе.
Кешегә прививка ясаганда, без авыруны җиңеләйтелгән формада, авыр өзлегүләрсез модельләштерәбез. Вакцина иммун системасын бу патоген белән көрәшергә өйрәтә. Шуңа күрә, коронавирус белән очрашкан иммун системасы киләсе тапкыр күпкә эффектив булачак. Иммунизациядән соң (вакцинациядән соң) иммун системасы әзерләнгән. Прививка ясатучыларның ниндиер проценты авырырга мөмкин, ләкин алар авыруны җиңелрәк кичерәләр.
Профилактиканың башка әһәмиятле чаралары арасында түбәндәгеләр: шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, сәламәт туклану, даими физик активлык, кешеләрнең күпләп җыелу урыннарына баруны чикләү, витамин комплексларын кабул итү (кирәк булса), дезинфекцияләү чараларын кулланып көн саен дымлы җыештыру, шулай ук биналарны еш җилләтү.