"Артык авырлык белән көрәш": Чаллыда Бөтендөнья диабет көненә багышланган семинар узды

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Табиб-физкультура диспансерында Яр Чаллы медицина оешмаларында профилактик эшне оештыручылар өчен чираттагы методик семинар булды.

Бөтендөнья диабет көненә багышланган «артык авырлык белән көрәш» ункөнлеге алдыннан шәһәрнең баш штаттан тыш эндокринологы Исхакова Гүзәл Сәет кызы медицина хезмәткәрләренә артык авырлыкның сәламәтлек өчен зыяны  һәмартык авырлыкның шикәр авыруы белән бәйләнеше турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International