Ел саен Татарстанда һәм Россия Федерациясендә " «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» һәм «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурслары үткәрелә, алар барышында россиялеләр җитештерә торган азык-төлек һәм сәнәгать товарлары, халык һәм предприятиеләр өчен хезмәтләр, шулай ук халык һәм сәнгать кәсепләре бәяләнә.
Акад. В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе әлеге вакыйганы читләтеп узмаска һәм үзенең хезмәтен күрсәтеп, заявка бирергә карар кылды.
Программа дирекциясе медицина учреждениесе эшен лаеклы бәяләде, шуңа күрә региональ дәрәҗәдә «Гадәттән тыш хәл шартларында зыян күрүчеләргә кризис психологик-психиатрия ярдәме» хезмәте «Халык өчен хезмәтләр» номинациясендә 2 нче дәрәҗә дипломант булды, ә федераль дәрәҗәдә - дипломант булды.
Барлык нәтиҗәләр белән «ЦСМ Татарстан» ФБУ рәсми сайтында танышырга мөмкин.