Бүген күзнең төзелешен өйрәнүче һәм аның патологияләрен дәвалау белән шөгыльләнүче табиб-офтальмолог көне билгеләп үтелә.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә әлеге профильле 8 табиб эшли. Аларның 4 се офтальмология бүлегендә дәвалый, тагын 4 табиб поликлиникада кабул итә.
Республика клиник хастаханәсе офтальмологлары планлы һәм кичектергесез ярдәм күрсәтәләр, күз ясмыгын алыштыру буенча катлаулы операцияләр, катаракта һәм глаукома буенча операцияләр ясыйлар. Алар җәрәхәтләнгән пациентларга, шулай ук коньюнктивит белән интегүчеләргә булышалар.
Искиткеч офтальмологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!