Арча районының Үрнәк бистәсендә фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Аны "Сәламәтлек саклау " илкүләм проекты кысаларында ТР Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзегәннәр.
Хәзерге вакытта барлык кирәкле документларны рәсмиләштерү процессы бара. Лицензия алганнан соң ФАП ачылачак.
ФАП Үрнәк, Күлтәс, Толонгер авылларында яшәүче 1128 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.