Бүген - Бөтендөнья хроник обструктив үпкә авыруына каршы көрәш көне.
Авыру үсеше куркынычының төп факторы - актив һәм пассив тәмәке тартканда тәмәке төтенен сулау.
Авыручылар арасында ир-атлар хатын-кызларга караганда өч тапкыр күбрәк. Тәмәке тартудан баш тарткан очракта, нәтиҗә бик тиз күренә:
Сөрем газы организмнан бер көннән соң чыгарыла, сулыш алу җиңеләя;
Ике көннән соң тәмләр һәм исләр яңача сизелә башлый-тәм рецепторлары торгызыла;
Сумаладан үпкәләр 20 ел арына.
Тәмәке тартудан баш тарткан очракта бер елдан соң инфаркттан һәм инсульттан үлү куркынычы 50% ка кими.
Хроник обструктив үпкә авыруын иртә диагностикалау өчен спирометрия үткәрергә кирәк.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы