Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәнең 2нче поликлиникасында Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган акция узды.
Акцияне уздыруда поликлиниканың шәфкать туташларына Түбән Кама медицина көллияте волонтерлары ярдәм итте, алар тәмәке тартуны ташларга кирәклеге турында файдалы мәгълүмат белән листовкалар тараттылар. Традиция буенча акция #Курить_не_модно («тәмәке тарту модалы түгел» ) хэштегы астында узды.
Тәмәке суырганнан соң, никотин баш миенә 7 секундтан соң керә. Никотин кан тамырлары спазмына, тукымаларның кислород белән туклануының бозылуына китерә. Кечкенә тамырларның кысылуы тирене киптерә.
Тәмәке тарту үпкә яман шешенә, хроник бронхитка, коронар авыруларга китерергә мөмкин.