Бүген БРКХнең гаилә кунакханәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2022 елның 18 ноябре, җомга

18 ноябрьдә 16:30 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы бушлай гаилә кунакханәсендә ""Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы" ДКУ авыру балалар тәрбияләүдә булган гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы үткәрәчәк. Чара Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган.

Чарада шулай ук хакимиятнең профильле органнары, шулай ук Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре катнашачак.

Консультация сәламәтлек саклау, торак, мәгариф законнары, хезмәт хокукы һәм социаль тәэминат өлкәсендәге мәсьәләләр буенча үткәрелә.

БРКХ хезмәткәрләре дә консультация ала ала
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International