20 ноябрь – Бөтендөнья балалар көне һәм Педиатр көне.
Быелның көзендә Урыссу үзәк район хастаханәсенең педиатрия коллективына Ильянора Газизуллина эшкә килде. "Районның медицина тармагына нәкъ менә Ютазы районында туып - үскән белгеч килүе икеләтә куанычлы", - диде Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова.
3нче Урыссу урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Ильянора Газизуллина Казан дәүләт медицина университетына укырга керә.
- БРКХ балалар сырхауханәсендә, балалар тернәкләндерү үзәгендә, ковид госпиталендә волонтер булып эшләдем, - дип искә ала ул студент елларын.
Ильянора Илдар кызы Урыссу үзәк район хастаханәсендә табиб-педиатр булып эшли башлаганнан соң ике ай үтте. Ул 2 нче участокта якынча 800 балага медицина хезмәте күрсәтә. Яшь педиатр һөнәрен ярата һәм балалар белән эшләргә ярата.
Шушы медицина көннәре уңаеннан Урыссу үзәк район хастаханәсенең балалар сырхауханәсе хезмәткәрләре районның мәгариф учреждениеләрендә булдылар. Әйтик, балалар консультациясе шәфкать туташы Гөлфия Халитова шушы көннәрдә Урыссу гимназиясенең 8б сыйныф укучылары белән беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча дәрестән тыш чара үткәрде. Белгеч зыян күрүчегә ярдәм итүне күрсәтте.