ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2023 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гавами максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү дәвам итә – https://open.tatarstan.ru/polls/. «ТР Хезмәтләре»мобиль кушымтасында да тавыш бирергә мөмкин. Сораштыру 6 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Республика халкы проект экспертлары төзегән тәкъдимнәрне генә сайлап калмыйча, үз вариантларын да тәкъдим итә ала. Декабрьдә гражданнар белән бергә иң күп тавыш җыйган өстенлекләр Министрлык каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында каралачак. Нәтиҗәдә, 2023 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 5-7 өстенлекле максаты билгеләнәчәк.