Казанның 150нче номерлы рус-татар мәктәбендә Казан шәһәре табиблары һәм Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында «Мәгариф һәм сәламәтлек» дигән традицион семинар-киңәшмә узды. Чара Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлекчәсе җитәкчелегендә узды.