Ноябрь аенда Ютазы районында яшәүче 800гә якын кеше "тәгәрмәчле поликлиника"да тикшерелә алды

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Ютазы районы Димтамак авылы халкы мобиль поликлиникада медицина тикшерүе узу мөмкинлегенә ия булды."Сәламәтлек саклау" милли проектының "Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү " региональ проекты кысаларында районда 8 ноябрьдән мобиль комплексы тора. Бу вакыт эчендә 792 кеше тикшерелгән. Киләсе пункт - Әпсәләм авылы. Әлмәт РҮХнең мобиль комплексы Ютазы районында 30 декабрьгә кадәр булачак.

Чаллы шәһәре "5нче Шәһәр хастаханәсе" ДАССУның мобиль комплексы Тукай районында; 28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Күзкәй авылында, 5 декабрьдән Бәтке авылында, 19 декабрьдән Круглое поле бистәсендә.

Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең "тәгәрмәчле сырхауханәсе" – Яшел Үзән районында, Васильево авылында

Мобиль бригадаларның составы төрле. Гомумән, эштә акушер-гинеколог, невролог, офтальмолог, кардиолог, кан тамырлары хирургы, уролог, эндокринолог, УЗИ диагностикасы табибы, функциональ диагностика табибы (ЭКГ) катнаша. Мобиль пунктка лаборатория комплексы да кертелгән.

2022 елның 25 ноябренә булган мәгълүматларга караганда, күчмә комплекслар 23 районга – Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тәтеш, Тукай, Чистай, Чирмешән, Ютазы (111 торак пункт) районнарына барган.

Барлыгы 26 001 кеше каралган, шуларның 5 761е (22,2%) диспансерлаштыруның икенче этабы барышында.

Мобиль комплексларда тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр авыру ачыкланган пациентлар саны – 2 798, яки тикшерелгәннәрнең 10,8 проценты.

Өстәмә тикшерү тәкъдим ителгән пациентлар саны – 6 925, яки тикшерелгәннәр санының 26,6%. – 5 946 ына өстәмә тикшерү үткәрелде, шуларның 5694е дәвалану билгеләнде.

Хастаханәгә салырга тәкъдим ителгән пациентлар саны- 808, яки тикшерелгәннәр саныннан 3,1 %. Барлыгы – 624 үтәләгән, шуларның 450е - стационар консерватив дәвалау, 174е оператив үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International