«Сәламәтлек саклау» милли проектының «Татарстан Республикасында медицина хезмәтләре экспортын үстерү» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында БРКХ Med Travel Leaders 2022 Бөтенроссия Медицина туризмы һәм медицина хезмәтләрен экспортлау конкурсында катнашты. Бәйге Мәскәүдә 31 нче «Сәламәтлек саклау-2022» халыкара күргәзмәсе кысаларында үтте.
ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе «инглиз телендә балалар хастаханәсенең иң яхшы видео-ролигы» номинациясендә җиңүче булды.