Кама Тамагы район үзәк хастаханәсендә тиздән компьютер томографиясе кабинеты эшли башлаячак

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе сырхауханәсендә компьютер томографын монтажлау тәмамланып килә. Хастаханәдә яңа компьютер томографы «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» федераль программасы ярдәмендә барлыкка килде.

Элегрәк аны урнаштыру өчен КТ кабинеты әзерләнгән, капиталь ремонт ясалган. Кабинет хәзер заманча җиһазлар эксплуатацияләүнең барлык таләпләренә туры килә.
Кама Тамагы район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ильяс Минвәлиев көн саен заманча җиһазлар монтажлануын һәм кабинетларны әзерләүне күзәтеп барды.

Мәскәү инженерлары КТ томографын урнаштырган. Алда район хастаханәсенең медицина персоналын эш урынында укыту көтә, моның өчен Кама Тамагына Мәскәү белгечләре киләчәк.
Компьютер томографиясе кабинеты тиздән үз эшен башлаячак. Район халкы табиб билгеләнүе буенча бу югары төгәл диагностик җиһазда бушлай тикшеренү үтә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International