Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет һәм экспертлар төркеме утырышы узды.
Бүгенге утырыш барышында 2023 елга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 5 җәмәгатьчелек максаты һәм бурычы расланды.
1. Яман шешләрнең башлангыч стадияләрдә ачыклануын 62,5%тан 63,2%ка кадәр арттыру һәм онкология авыруларын диспансер күзәтүен 70%тан 75%ка кадәр арттыру.
2. Үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау дәүләт системасына кимендә 200 медицина хезмәткәрен җәлеп итәргә.
3. Авыл халкына яшәү урыны буенча беренчел медик-санитар ярдәм алу мөмкинлеген арттыру максатларында 45тән дә ким булмаган фельдшер-акушерлык пунктлары төзелешен тәэмин итәргә.
4. Татарстан Республикасында табибларның һәм урта медицина персоналының уртача хезмәт хакы нисбәтен тиешенчә – кимендә 200% һәм 100% саклап калу.
5. Кан әйләнеше системасы авырулары булган пациентларның диспансер күзәтүен 60%тан 70ка кадәр арттыру.
Утырышның икенче мәсьәләсе 2023 елда «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасына кертелгән үзгәрешләр турында фикер алышу булды. Доклад белән Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге директоры урынбасары Гүзәл Мөхәммәт кызы Волкова чыгыш ясады. Барлык үзгәрешләр дә килешенде.