Теләче үзәк район хастаханәсендә капиталь ремонттан соң бина ачу тантанасы узды

2022 елның 16 декабре, җомга

15 декабрьдә «Теләче РҮХ» ДАССУдә капиталь ремонттан соң бина ачылуга багышланган тантаналы чара узды. Капиталь ремонт «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча үткәрелде.

Тантаналы чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Фәридә Фатыйх кызы катнашты.

Яңа ел алдыннан коллективны котларга һәм аларның шатлыгын уртаклашырга Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде.

Тантаналы өлештән соң кунаклар төзекләндерелгән корпус буйлап үттеләр. Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү шартлары пациентлар өчен дә, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре өчен дә яхшырды.

1987 елда төзелгән бу бинада поликлиника, диагностика кабинетлары, стационарның хирургия бүлеге, азык-төлек блогы урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International