Санкт-Петербургның хирургия һәм кичектергесез медицина фәнни-тикшеренү институтының эндоскопия бүлеге җитәкчесе Александр Смирнов «Ашкайнату һәм сулыш системалары авыруларын диагностикалауда һәм дәвалауда мультидисциплинар алым» дигән танылган Татарстан профессоры Владимир Муравьев истәлегенә гамәлгә куелган IV Бөтенроссия конференциясе вакытында Татарстан Республикасы клиник хастаханәсендә авыз эндоскопик миотомия буенча мастер-класслар үткәрде.
Питер белгече Татарстан коллегаларын кардия ахалазиясен япон методикасы белән дәваларга өйрәткән, бу авыруда үнәчнең түбән бүлеге ризыкны алга этәрү процессында җитәрлек йомшармый.