Иммунитетны арттыручы җиләк-җимешләр

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Җимеш, җиләк һәм яшелчәләр һәр кешенең диетасында булырга тиеш. БСО сәламәт туклану белгечләре бәрәңгедән кала көнгә 400 г (ягъни биш порция) җимеш һәм яшелчәләр ашарга тәкъдим итәләр. Бу тәмле генә түгел, бик файдалы да.

1. Цитрус җимешләре (лимон, апельсин, лайм, мандарин,грейпфрут). Аларда С витамины күп, ул иммунитет өчен төп саклаучы булып санала.

2. Хөрмә. Анда В витаминнары, А, Е, К һәм антиоксидантлар бар. Шулай ук йод һәм тимер бар, алар иммун системасының нормаль эшләве өчен кирәк.

3. Анар (гранат) һәм аннан сок. Бу җимеш кан әйләнеше системасының торышына уңай йогынты ясый, күп антиоксидантлар, В витаминнары, калий, магний, кальций, тимер һәм фосфор бар.

4. Алма. Тимер һәм пектин чыганагы. Эчәкне чистарту һәм бавыр эшен яхшырту, иммунитетны стимуллаштыру өчен файдалы.

5. Киви җимешләре. Бер кечкенә кивида С витаминының көндәлек нормасы тупланган. Киви шулай ук калийга, фолий кислотасына бай.

6. Ананас. С витамины күп, көчле ялкынсынуга каршы тәэсир итә һәм яраларны дәвалауда булыша.

7. Фейхоа. Аның җимешләре йод, тимер чыганагы, А һәм С витаминнарына бай.

8. Банан. Анда  клетчатка бар, алар калий, марганец, бакыр, В6 һәм С витаминнары чыганагы. Төшенке кәеф белән көрәшергә һәм организмны стресстан саклый. Ашкайнатуга файдалы йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International