Көектә табиблык амбулаториясе ачылышы әзерләнә

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Питрәч районы Богородский авыл җирлегенең Көек авылында табиблык амбулаториясенең рәсми ачылышы  әзерләнә. Медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков:

"Әлеге объект «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында, федераль һәм республика акчаларын җәлеп итеп төзелде. Быел без беренчел буынның 34 объектын төзибез, сырхауханәләрдән табиблык амбулаторияләренә кадәр, аларның икесе 2023 елга  күчә. Хәзерге вакытта без 15 объектка капиталь ремонт ясадык. 2500 берәмлектән артык медицина җиһазландырылган, 22 машина сатып алынган.

Беренчел буынны модернизацияләүгә кертемнәрнең суммасы зур — 2 млрд 438 млн сум. Шуның 1 млрд 90 млн сумы төзелешкә һәм капиталь ремонтка тотылган.

Әлбәттә, без Президент программасын да гамәлгә ашырабыз, 2012 елдан республикада беренчел буынны модернизацияләү бара. Татарстанның барлык муниципаль районнарында диярлек яңа ФАПлар төзибез. Быел бу максатларга республика бюджетыннан 330 млн сум бүлеп бирелгән. 2023 елда бу программалар дәвам итәчәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International