Бүген Алексеевск районының Байчыклы Барангул авылында тантаналы рәвештә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» федераль программасы буенча төзеделәр.
Яңа ФАПны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җаббаров, Алексеевск районы башлыгы Сергей Анатольевич Демидов, авыл халкы катнашты.