Беренчел звеноны модернизацияләү: Арча районының Үрнәк бистәсендә яңа ФАП ачылды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Арча районының Үрнәк бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проектының ТР сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

Тантаналы ачылышта Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, «Арча РҮХ» ДАССУ баш табибы Рифат Идрисов һәм авыл халкы катнашты.

ФАП 1258 кешегә 8 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Заманча җиһазландырылган яңа фельдшер-акушерлык пунктында ашыгыч һәм профилактик ярдәм күрсәтү өчен барысы бар.

Арча үзәк район хастаханәсенең Үрнәк медпунктында 34 ел эш стажы булган югары категорияле фельдшер Шәфиклева Гөлсирин Ибраһимова эшли

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International