РФ эшмәкәрләр ассоциациясе һәм БРКХ хезмәттәшлеккә йомгак ясады

2022 елның 23 декабре, җомга

БРКХдә РФ АПМ Президенты Айдар Шаһимәрданов һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зиатдинов белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук РФ АПМ вице-президенты Раил Валькаев һәм медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Алла Гомәрова катнашты. Очрашуда 2022 ел өчен хезмәттәшлеккә йомгак ясадылар һәм 2023 елга максатлар куйдылар.

Искәртеп үтәбез, РФ АПМ һәм БРКХ күп еллар дәвамында хастаханәнең матди-техник җиһазланышы һәм яшь пациентларны һәм аларның ата-аналарын яклау өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек алып баралар. Узып баручы елның иң мөһим проектларының берсе БРКХ Балалар онкологиясе, гематология һәм  хирургиясе үзәгендә гыйбадәт бүлмәсе ачу иде.

2023 елда БРКХ территориясендә мәчет төзү планлаштырыла. Төзелеш инициативасы авыру балалары республика хастаханәсендә дәваланган ата-аналардан килә.

Айрат Зиатдинов РФ АПМ резидентларына республика балалар клиник хастаханәсе күрсәткән даими ярдәмнәре һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм Айдар Шаһимәрдановка Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International