2013 елның 27 июлендә Спасс муниципаль районның Урта Йорткүл с. яңа модуль фельдшер-акушер пункты тантаналы ачылды.
Танталы ачылуда катнаштылар: Татарстан Республикасы Дәүләт Советының депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖның генераль директоры Валиев Ф.В., Спасс муниципаль районының Башкарма комитет җитәкчесеТюнёв С.И., «Сувар-Б» ЧҖҖның директоры Багдасарян А.Х., «Алексеевскдорстрой» ААҖның башлыгы Нугаев Ф.К., «Спасс ҮРХ » ДАССОның баш табибы Самохвалов Е.И., ФАПның медицина хезмәткәрләре, масса-күләм мәгълүмат чараларының вәкилләре, салада торучылар. Чыгыш ясаучылар салада торучыларны модуль ФАП танталы ачылуы белән котладылар, авылдашларга озын гөмер, нык сәламәтлек теләделәр.
ФАП хезмәткәрләре өчен авылдашларга медицина ярдәмен күрсәтү өчен бөтен шартлар барлыкка китерелгән. Урта Йорткүлдәге Модуль ФАПы медицина җиһазлары һәм мебель белән тулысынча тупланган. Кайнар һәм салкын сулар белән тәэмин ителгән.
Урта Йорткүлдәге ФАП медицина хезмәтен 467 кешегә күрсәтә, шул санда – 46 бала.