Рөстәм Миңнеханов Питрәч районының Көек авылында табиблык амбулаториясен ачты

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Питрәч муниципаль районының Көек авылында табиблык амбулаториясен ачу тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша быел сәламәтлек саклауның "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән медицина учреждениесен ачуда катнашты. Президент  эштә цифрлы мөмкинлекләрне куллануның әһәмиятлеге турында билгеләп үтте. "Табиблык амбулаториясе профессионаллар белән тәэмин ителергә тиеш. Моннан тыш, бу медицина үзәкләрендә цифрлы технология мөмкинлекләре кулланылырга тиеш. Без бит һәркайда да югары дәрәҗәдәге белгечләрне тота алмыйбыз. Видеоконференцэлемтә мөмкинлекләре бар", - диде ул.

Амбулаторияне ачарга ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов килде.

Амбулаториядә табиб терапевтлар һәм педиатрлар, шулай ук тар белгечләр: табиб-хирург, уролог, стоматолог, окулист һәм гинеколог кабул итәчәк. Биредә УЗИ, ФГДС, ЭКГ, рентгенология тикшеренүләре,  ЭКГ һәм АД холтер мониторингы узарга мөмкин булачак. Шулай ук амбулаториядә физиотерапия кабинеты да ачылды. Пациентларны кабул итү якын арада башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International