5 район поликлиникасына беренчел буынны модернизацияләү программасы кысаларында яңа автомобильләр кайтарылды

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

«Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча ТР медицина учреждениеләренә «Лада Гранта»маркалы биш автомобиль килде. Машиналарны Нурлат, Менделеевск, Арча, Әлмәт һәм Актаныш РҮХнең медицина хезмәткәрләренә тапшырылды.

Элек автомобильләрне республиканың 17 үзәк хастаханәсе алган иде.

"Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы кысаларында быел барлыгы 22 автомобиль сатып алынган.

Автотранспорт пациентларны һәм медицина белгечләрен китерү, дару препаратларын һәм тикшерү өчен биологик материаллар ташу өчен каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International