Сәламәтлек саклау министрлыгы Гүзәл Шакированың вафат булу сәбәпле туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген иртән 54нче яшендә Гүзәл Рәис кызы Шакирова кинәт вафат булды. 2014 елдан ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы булып торды.

Гүзәл Рәис кызы Казанда 1969 елның 7 гыйнварында туган, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган, инглиз, немец телләрен белгән. Тәрҗемәче, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары баш киңәшчесе булып эшләгән.

Гүзәл Рәис кызы 2020-2021 елларда Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшкә зур өлеш керткән.

Гүзәл Рәис кызы Шакирова Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык Рәхмәтенә, Россия Федерациясе Спорт министрлыгының Мактау грамотасына, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә лаек булган.

Гүзәл Рәисовна белән хушлашу 2022 елның 30 декабрендә 10 сәгатьтә «Гаилә» мәчетендә (Казан ш., Җәүдәт Фәйзи ур., 2 йорт) узачак, «Курган» җирләү комплексы территориясендә (Казан ш., Мамадыш тракты ур., 179) җирләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International