Яңа елга Көрәледә фельдшер-акушерлык пункты ачылышы авыл халкына бүләк булды.
Модульле ФАП ТР сәламәтлек саклауның «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелде.
Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильяс Илдус улы Минвәлиев авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлады.