Кызыл Октябрьдә Яңа Чишмә РҮХнең яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачтылар

2022 елның 30 декабре, җомга

Кызыл Октябрьдә медицина ярдәме тагын да уңайлырак булачак. Биредә яңа ФАП ачтылар. Модульле фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» региональ программасы кысаларында төзелде.

Биредә беренчеләрдән булып Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International