«Салкыннарда спиртлы эчемлекләр җылынырга ярдәм итми, алкогольнең файдасы - зур алдану», – дип билгеләп үтә Республика клиник наркология диспансерының 1 нче стационар бүлеге мөдире Дамир Ваһапов.
"Организмга эләккәндә алкоголь миорелаксант буларак эшли, мускулларның киеренкелеген киметә, шул исәптән кан тамырлары мускулларын йомшарта. Кан әйләнеше системасының кечкенә периферия тамырлары киңәя. Зур кан тамырларыннан кан капиллярларга килеп, тирене җылытып җибәрә. Тире рецепторлары җылылык сизәләр, ләкин салкында җылылыкны бүлеп чыгаруның артуы аркасында аны тиз югалта. Җылынуның ялган сизүләр гомумән организмның гипотермиясенә китерә".
Алкоголь өшү һәм туңу куркынычын арттыра.