Алкоголь куллануның тискәре йогынтысын булдырмау өчен нәрсә эшләргә?

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Алкоголь куллануның тискәре йогынтысын булдырмас өчен нәрсә эшләргә?

- Идеаль рәвештә - бөтенләй алкогголь эчмәскә!

- Әгәр эчмичә булмый икән, табын вакытында иң мөһиме: чаманы белергә. Әгәр дә кеше берничә шешә аракы эчә алса, бернинди рецепт та ярдәм итми.

- Һәрвакыт истә тотарга! Артык алкоголь эчемлек куллану кан басымын күтәрергә, тромбоз, инсульт һәм инфаркт куркынычын арттырырга мөмкин.

Алабуга РҮХнең наркология бүлеге мөдире Эльнура Ямалетдиновадан кызыл йөзем согында, әфлисун, лимон,  мүк җиләге белән алкогольсез глинтвейн рецепты: 1 литр кызыл йөзем согы;

1 әфлисун;

кечкенә имбир кисәге;

1 дарчин таягы;

1 бадьян йолдызы;

6 кәнәфер;

2 лимон түгәрәге;

бер уч мүк җиләге;

1 аш кашыгы бал яки ½ аш кашыгы шикәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International