Коллегиядә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы кысаларында сәламәтлек саклау тармагы вәкилләрен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Тантаналы чарада бүләкләнүчеләр исемлеге:

Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсенең бүлек мөдире Зөлфирә Ганиева Кырым Лука медаленә лаек булды.

Н. А. Семашко ис. медаль Владимир Шерпутовский, Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәге директорына бирелде.

«Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесен Саба РҮХ баш табибы урынбасары Илмира Гайнуллина алды.

«Россия Федерациясенең Атказанган табибы» исеменә ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең бүлек мөдире Тимур Бикмуллин лаек булды.

«Фидакарь хезмәт өчен» медальләрен акад. В. М. Бехтерев ис. Республика клиник психиатрия хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Гурьяновага  һәм

Әхтәм Яркаевка, Казан шәһәре Сугыш ветераннары өчен госпиталь бүлеге мөдиренә тапшырдылар.

«Татарстан Республикасының Атказанган табибы» исеменә Актаныш РҮХ Пучы участок хастаханәсенең участок терапевты Ильяс Закиров;

Евгений Мельников, Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары;

Юрий Мефодьев Апас РҮХ анестезиолог-реаниматологы; Гүзәл Хәбибуллина, Буа РҮХ участок терапевты лаек булды.

«Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» - Елена Нуриева, Лаеш РҮХнең Бим ФАП мөдире; Җәмилә Шәйхетдинова, Чирмешән РҮХнең Лашман ФАПы мөдире.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарын Мамадыш РҮХнең Кама табиблык амбулаториясе акушеры Зинаида Бузинага тапшырдылар;

Чаллы шәһәренең 5нче Шәһәр хастаханәсе эндокринологы Фәрит Исмәгыйлевка;

проф. М. З. Сигал ис.ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры бүлегенең өлкән шәфкать туташы Светлана Кирилловага; ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсенең шәфкать туташы Нурия Мостафинага тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры урынбасары Гүзәлия Зәкариева лаек булды.

ФОТОРЕПОРТАЖ КАРАРГА

Коллегаларыбызны чын күңелдән лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International