Көн саен неврологка инсульт кичергән 5-6 кеше мөрәҗәгать итә. Практика шуны күрсәтә, - ди Алабуга үзәк район хастаханәсенең 20 еллык стажы булган табиб-неврологы Ксения Баһаветдинова. Ксения Баһаветдинова инсультны кисәтү чаралары турында сөйләде.
Ксения Баһаветдинова: "Инсультны профилактикалау - ул риск факторларын киметү. Риск факторлары идарә итеп булмый торган һәм идарә ителә торганга аерыла. Беренчесенә яшь һәм җенес (яшь: 50 яшьтән соң; җенес: ирләр 40 яшьтән соң). Икенчесенә факторларга кеше контрольдә тота ала торган факторлар керә.»
Шулай итеп, идарә итеп була торган риск факторлары:
1.Тәмәке тарту. Хәмер. Тәмәке тартудан һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарту - иң яхшы профилактика.
2. Кан басымы (артериаль басым). Һәр кешегә үз кан басымын белергә кирәк. Һәм һичшиксез, аны тикшереп торырга кирәк.
3 .Гликемияне контрольдә тоту.
4. Гиподинамия. Аз физик активлык. Хәтта иң гадәти 10 минутлык физик зарядка да йөрәк-кан тамырлары авырулары белән «танышуны» озакка күчерәчәге күптән расланган. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, физик актив булмаган кешеләр белән чагыштырганда физик актив кешенең гомер озынлыгы 5 елга арта.