Түбән Камада «Радуга» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләргә кышкы көннәрдә мөмкин булган куркынычлар турында сөйләделәр.
Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табибы Юлия Чуданова балаларга, таулардан егылганда һәм шуганда җәрәхәтләр булмасын өчен, өшәмәү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты.
Моны булдырмас өчен, җылы киенергә кирәк:
- баш киеме киеп йөрегез;
- яңаклар, маңгай һәм иякне шарф белән каплагыз, бигрәк тә җилле булса, чөнки җилдә туңу ихтималы сизелерлек югарырак;
- аякларга җылыда тотыгыз. Каты һәм дымлы аяк киеме киеп йөрмәгез. Тайгак һавада үкчәләр кимәгез.
Әгәр дә сез калтырансагыз - шунда ук җылы бүлмәгә керегез, җылы чәй яки компот эчегез.