Яңа заманча җиһазлар 2022 ел ахырында Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең эндоскопия кабинетына «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы ярдәмендә килде. Бу видеогастроскоп һәм видеоколоноскоп, монитор белән, тикшерүне яздырып алу, ашказаны-эчәк трактының өске һәм аскы бүлекләрен тикшерү үткәрү мөмкинлекләре белән эндоскопик стойка.
Хәзер район халкына ашказаны-эчәк трактын тикшертү өчен Казанга барырга кирәкми. Җиһазлар шунда ук актив кулланыла башлады.
Әле җиһазлар белән район үзәк хастаханәсенең яшь белгече Җиһангиров Ранис Нәгыйм улы эшли. Табиб диспансеризацияне тулы күләмдә үтәргә һәм үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга киңәш итә.
"Мин бу җиһазны күптән көттем инде, ул башлангыч стадиядә ашказаны-эчәк тракты патологиясен күрү мөмкинлеген берничә тапкыр арттыра. Бүгенге көндә ул бу юнәлештәге иң заманча аппаратларның берсе", - диде табиб.