Бүген иртән, 2023 елның 29 гыйнварында, 54 нче яшендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булды.
Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче чакырылышының депутаты булып сайланган (2009–2014). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышының депутаты булып сайланган (2014–2018).
2018 елның 14 февраленнән Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшли.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективы Марат Наил улының гаиләсенең һәм туганнарының чын күңелдән кайгысын уртаклаша.
Тирән кайгы.
Гражданнар панихидасы иртәгә, 30 гыйнварда, 8.30 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Казан, Универсиада Авылы, 35 йорт, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак.