Түбән Кама сәламәтлек саклау чаңгычылары шәһәр ярышларында бронза яулады

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама сәламәтлек саклау хезмәткәрләре чаңгы ярышлары буенча 80нче аерым чаңгы батальонының батырлыгына багышланган Кубокта катнаштылар.

Ярышларда Түбән Кама үзәк район хастаханәсе һәм балалар хастаханәсе хезмәткәрләре, шулай ук туберкулез диспансеры һәм медицина көллияте белгечләре катнашты.

Стартка профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә чыкты. Хатын-кызлар 2 км, ир-атлар 3 км трассаны узды.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Сәламәтлек саклау вәкилләре финишка лаеклы килеп җиттеләр һәм гомуми команда зачетында өченче урынны алдылар. Катнашучыларны дипломнар һәм медальләр белән бүләкләделәр.

Хезмәткәрләребезне лаеклы бүләк белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International