Мәктәп укучылары өчен Татарстанның Республика клиник хастаханәсе ачык ишекләр көнен үткәрәчәк

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Казан табиблары 10-11 сыйныф укучыларын 4 февральдә 10.00 сәгатьтә Ачык ишекләр көненә чакыра. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укучыларга кабул итү бүлегенең, КТ һәм МРТ бүлегенең, шулай ук рентгенохирургия операцияләренең ничек эшләвен күрсәтәчәкләр. Булачак абитуриентлар өчен Татарстанның РКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев һәм КДМУ профессорлары Диана Габделганиева һәм Дмитрий Красильников белән очрашулар оештыралар.

Очрашу 2 сәгатькә планлаштырыла. Теркәлергә кирәк: https://forms.gle / 2njveoshgk2gyfo47 урыннар саны чикләнгән!

Ачык ишекләр көне "Ак халатлы фәрештәләр"медицина фестивале кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International