Лениногорск районының Шөгер авылында районара гериатрия үзәге 20 пациентны кабул итә ала

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

1 февральдән Лениногорск районының Шөгер хастаханәсе каршындагы районара гериатрия үзәге эшли башлады.

Объект төзелеше «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча, шулай ук "Татнефть"ГАҖ грант ярдәме белән тормышка ашырылды.

Анда өлкән яшьтәге гражданнарның, шул исәптән инвалидларның авыруларын профилактикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнәчәкләр. Лениногорск районында гына түгел, якын-тирәдә яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтеләчәк. Бүлек 20 урынга исәпләнгән.

28 гыйнварда гериатрия бүлегендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин, "Лениногорск РҮХ" ДАССУ баш табибы Рим Әмеров, шулай ук Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин, сәламәтлек саклау ветераннары булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International