2023 елның 2 февралендә «Энергетик» мәдәният сараенда 2нче шәһәр хастаханәсенең эш йомгаклары буенча коллегия узды. Көн тәртибендә 2023 елга бурычлар һәм эш планнары һәм 2022 елга йомгак ясау сораулары каралды.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесе Хәмәдишин Дауфит Закир улы, Чаллы шәһәре буенча УЗИ җитәкчесе урынбасары Ногманов Рөстәм Марат улы, Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Ховрачева Любовь Владимировна, 2 нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Фәтхетдинов Азат Әдгать улы катнашты.
Азат Әдгать улы хәзерге вакытта кан әйләнеше системасы авыруларына каршы көрәш, вакцинопрофилактика, халыкны диспансерлаштыру мәсьәләләрен оператив хәл итүнең мөһимлеген истә тоту мөһим, дип ассызыклады. "Сәламәтлек саклау" милли проекты бурычларын үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк диде, 2023 елда нәтиҗәле эш теләде.