Саба районында Яңа Мичән авылында яңа ФАП ачылды

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Саба районының Яңа Мичән авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге проект "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү" төбәк проекты кысаларында тормышка ашырылды.

Хәзер авыл халкының заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга туры килә торган, кирәкле инструментлар һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән якты, җылы, уңайлы медпункты барлыкка килде.

Биредә пациентларны кабул итү һәм персонал эше өчен барлык шартлар да бар: процедура, күзәтү-манипуляция, хуҗалык блогы, гардероб.

ФАП Яңа Мичән авылы халкына медицина ярдәме күрсәтә. Беркетелгән халык саны 261 кеше тәшкил итә, шул исәптән 50 бала. Мөдир-фельдшер Зәйнетдинова Гөлшаһидә Нигъмәтҗан кызы.

ФАПны ачу тантанасында Саба районы администрациясе башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, «Саба РҮХ» ДАССУ баш табибы Йосыпов Марат Рафаэль улы, авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International