Алабуга районының Олы Качык авылында яңа модульле ФАП эшли башлады

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Олы Качык авылындагы яңа фельдшер-акушерлык пункты үз пациентларын кабул итә башлады. Кичә бу авылда күптән көтелгән ФАПны ачу тантанасы булды. Исегезгә төшерәбез, аның төзелеше 2022 елның апрелендә башланды. Модульле пунктны ачу Олы Качыкта яшәүчеләр өчен чын вакыйга булды. Сүз уңаеннан, биредә 200ләп кеше яши.

Авыл ФАПын төзү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты кысаларында планлаштырылган иде. Ул барлык санитар нормаларга һәм заманча таләпләргә җавап бирә. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин , Алабуга мэры Рөстәм Нуриев, Олы Качык авыл җирлеге башлыгы Галина Бәйрәмова һәм Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров катнашты.

Олы Качык халкына фельдшер, 2022 елда Алабуга медицина училищесын тәмамлаган 22 яшьлек Евгений Сергеевич Тарасов хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International