Республика стоматология поликлиникасының терапия бүлеге мөдире Лариса Чеснокова тешләр сәламәтлеге турында сөйләде.
Профилактиканың нигезе көн саен чистартудан башлана – көнгә ике тапкыр: иртә белән ашаганнан соң һәм кич йокларга ятканчы.
Популяр теш таякчыкларына килгәндә, алар ярдәмендә тешараны эффектив чистартып булмый һәм уртка зыян китерү куркынычы бар. Алар урынына теш ьебен, ирригаторларны регуляр рәвештә кулланырга кирәк.
Теш проблемалары булмаса, теш табибына ким дигәндә ярты елга бер тапкыр барырга кирәк.