Тешләрегезне ничек сәламәт һәм матур сакларга беләсегез киләме? Онытмагыз: иң мөһиме - профилактика!
Тешләрне көндәлек чистартудан алып, теш табибына даими килүгә кадәр - профилактика тешнең бозылуы, пародонтит, теш эмаль эрозиясе һәм башка бик күп авырулар үсешен булдырмаска ярдәм итә.
Авыз куышлыгы гигиенасы буенча төп күрсәтмәләрне «Алабуга РҮХ» ДАССУ Морт участок хастаханәсе табиб-стоматологы Равил Мәҗитов бирде.
Равил Мәҗитов: "Кагыйдәләр бик гади. Аларны үтәргә кирәк! Менә алар:
- тешләрне көнгә ике тапкыр ике минут дәвамында чистартыгыз . Дөрес теш пастасы һәм щетка сайларга кирәк. Щетканы өч ай саен алыштырыгыз.
- көн саен теш җепләрен куллану.
-даими рәвештә стоматологка йөрү.
- баланслы диета. Шикәр күп булган һәм шикәрле эчемлекләрне чикләгез. Җитәрлек су эчәргә кирәк!"